Бүген, 23 февраль көнне Актаныш-Мөслим юлында юл фаҗигасе булды.
Әлеге районара юлның 32 километрында "Калина" автомобиле каршы якка чыгып "Хундай-солярис" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "Хундай-солярис" автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажир тән җәрәхәтләре ала. 
Хөрмәтле райондашлар! Уйламаган җирдән бәла-казага тарымас өчен юлларда игътибарлы һәм сак йөрегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны авыр хәлләргә дучар итмәгез!

Нет комментариев