18 марттан 31 мартка кадәр Пучы авылында «Мобиль поликлиника» эшләячәк
Сәламәтлек сагында

18 марттан 31 мартка кадәр Пучы авылында «Мобиль поликлиника» эшләячәк

18 марттан 31 мартка кадәр Пучы авылында «Мобиль поликлиника» эшләячәк.

Пациентларны кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург-онколог, акушер- гинеколог, офтальмолог, уролог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. Үз авылыңда, шәһәргә барып тормыйча, мондый тикшеренүләр үтү бик уңайлы. Мөмкинлектән файдаланып барлык якын-тирә авылларында яшәүчеләр дә бара ала.

Узган ел күчмә поликлиникалар Татарстанның 29 районында, 145 торак пунктта хезмәт күрсәттеләр. Барлыгы 31 308 кеше каралган, шуларның 13 754е (43,9%) диспансерлаштыруның икенче этабы барышында. "

Тәгәрмәчле" поликлиниканың эшчәнлеге «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Актаныш районы мәгълүмат үзәге


Нет комментариев