Ел башыннан диспансеризация үткән 202 кешедә авыру табылган
Сәламәтлек сагында

Ел башыннан диспансеризация үткән 202 кешедә авыру табылган

Актаныш районында яшәүче 4315 кеше 2022 нче елның 8 аенда диспансерлаштыру узган.

                   Диспансерлаштыру вакытында 202 райондашыбызда теге яки бу  авыру табылган. Алар табиб күрсәтмәсе буенча җентекле тикшеренүгә җибәрелгәннәр. Нәтиҗәдә сәламәтлекләрен ныгыту буенча дәва алганннар. 

          2022 елда 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001, 2004 нче, шулай ук 40 яшьтән узган барлык гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш. 
 

 


Нет комментариев