30 октябрьдән бу кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляциядә кертелә.
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Татарстанда эшләми торган көннәр була. Бу көннәрдә прививка ясатмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өйдә мәҗбүри үзизоляциядә булырга тиеш.
«Татар-информ» агентлыгында матбугат чарасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шул хакта әйтте.
«30 октябрьдән башлап 60 яшьтән өлкәнрәк һәм вакцинация узмаган, соңгы алты айда авырмаган кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелә», — диде ул.
Нет комментариев