Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә лаек булды
Сәламәтлек сагында

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә лаек булды

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев @aidarhaev Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә лаек булды.

Бу хакта районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов @engelfattakhov үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте.

Котлауларга без дә кушылып Айдар Рәфгать улын бу мәртәбәле исем бирелү белән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, яраткан хезмәтегездә тагы да зуррак уңышларга ирешергә, халык сәламәтлеген саклауга озак еллар армый-талмый үз өлешегезне кертергә язсын!


Нет комментариев