РАЙОНДА ОРВИ ҺӘМ ПНЕВМОНИЯ ДИАГНОЗЛЫ АВЫРУЛАР АРТА
Сәламәтлек сагында

РАЙОНДА ОРВИ ҺӘМ ПНЕВМОНИЯ ДИАГНОЗЛЫ АВЫРУЛАР АРТА

Бүген ОРВИ авырулы 11 кеше, 86 пневмонияле кеше өйдә амбулатор дәвалану ала. 30 райондашыбыз Чаллы хастаханәсендә, 6 авыру Минзәләдәге госпитальдә табиблар күзәтчелегендә дәвалана. Бер райондашыбыз республика клиник хастаханәсендә ята.

Актаныш районында ел башыннан пневмония һәм ОРВИ белән 2061 кеше авырган: пневмония диагнозы 526, орви 1367 кешегә куелган. 

Коронавирус башланганнан бирле COVID-19 диагнозы 123 авыруда, 2021 елда 87 авыруда расланды. 


Нет комментариев