Актанышта районкүләм өмә: авылны чистартуда өлеш керттегезме?(фотолар)
Инфраструктура

Актанышта районкүләм өмә: авылны чистартуда өлеш керттегезме?(фотолар)

Бүген Актанышта өмә- районның оешма-предприятие коллективлары үзләре эшләгән биналарның тирә-ягын һәм билгеләнгән участокларны чистарта.

    Илшат Шәрәпов җитәкчелегендәге Федераль казначылык идарәсенең район бүлеге ир-егетләре Ленин проспектындагы миләш агачларын тигезләү белән мәшгуль. Башка хезмәт ияләре дә авылыбызны матурлау, чистартуда үз өлешләрен кертте. Җыелган чүпләрне "Коммунсервис-Актаныш" оешмасы шунда ук алып китеп барды.


Нет комментариев