Озакка сузылган төзекләндерү эшләре тәмамланып, танымаслык булып яңарган "Яшьлек" яшьләр үзәге тиздән үз ишекләрен ачачак.
Заманча җиһазланган, уен, күңел ачу, компьютер бүлмәләре, тавыш яздыру студиясе, ял зоналары булган бина яшьләребез өчен шәп бүләк булачак.
Бүген район башлыгы Энгель Фәттахов төзекләндерү эшләре белән танышып, якын арада "Яшьлек"не тантаналы рәвештә ачу буенча бурычлар билгеләде.
Актаныш районы мәгълүмат үзәге
Нет комментариев