- Бәйрәмнәр ике төрле була: дини бәйрәмнәр – Корбан, Ураза бәйрәме, һәм икенче төрлесе – безнең гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән, динебезгә каршы килми торган бәйрәмнәр. Сабантуй да шулар рәтендә, - дип сөйләде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта 8 июль – якшәмбе үткән мөселман балалар сабантуена килгәч. Быел республикабызның дүрт төбәгендә үтәчәк мондый бәйрәмнәрне актанышлар башлап җибәрде.
Нет комментариев