Алма- Бирмә!

Актаныш районы белем бирү сферасында ришвәткә каршы сыйфатлы көрәш ничек алып барыла?

Белем бирү сферасы — җәмгыятьнең көзгесе. Мәктәптә һәм балалар бакчасында белем ачкычы гына түгел, ә киләчәк буыннарның кыйммәтләр системасы, дөньяга карашы формалаша. Экспертлар билгеләп үткәнчә, мәктәп мохитындагы коррупция икеләтә куркыныч: ул бүгенге институциональ ышанычны гына җимерми, ә белем бирү эшчәнлегендә ришвәтчелекне яки туган-тумачалыкны гадәти норма буларак кабул итүгә китерә.

Бер районда тулысынча ачык һәм үтә күренмәле белем бирү системасын төзеп буламы? Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт ничек тормышка ашырыла, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга нинди киртәләр куелган һәм ни өчен район мәктәпләрендә коррупция буенча бернинди шикаять теркәлмәгән? Бу сорауларга җавап алу өчен без район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән әңгәмә кордык.

Актанышта коррупциягә каршы хокукый калкан ничек төзелә?

— Раниза Митьяновна, белем бирү өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе һәрвакыт җәмгыятьтә зур яңгыраш таба. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында коррупциягә каршы ныклы нигез нидән башлана?

 Актаныш районы белем бирү сферасында ришвәткә каршы сыйфатлы көрәш

Раниза Шакирова: Безнең эшчәнлекнең нигезе катгый рәвештә законга таяна, монда бернинди импровизациягә урын юк. Без норматив-хокукый актларның ачык иерархиясенә таянабыз. Моңа федераль законнар — «Коррупциягә каршы көрәш турында»гы 273-ФЗ, «Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы Закон, Татарстан Республикасының профильле законы, шулай ук үзебезнең «2015–2028 елларга Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру» муниципаль программасы керә.

Законнар үз вакытында яңартылып торганда гамәлдә була. Әйтик, 2026 елның июнь аенда Актаныш районы прокуратурасы протестын алганнан соң, бөтен җирле норматив базаны федераль яңалыкларга тулысынча яраклаштырдык. Аерым алганда, коррупциягә каршы көрәш комиссиясе турындагы боерык яңартылды һәм аның белән рәсми сайтта ачык танышу мөмкинлеге булдырылды. Законның һәр хәрефе ачыклыкка һәм дөреслеккә хезмәт итәргә тиеш.

Мәнфәгатьләр каршылыгы

— Бюджет учреждениеләрендә иң куркыныч зоналарның берсе — мәнфәгатьләр каршылыгы (конфликт интересов), ягъни туганнарның бер-берсенә турыдан-туры буйсынып эшләү адымнары. Бу хәл районда ничек тәртипкә салына?

Раниза Шакирова: Бу — чыннан да бик четерекле мәсьәлә. Безнең идарәдә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча 8 кешедән торган махсус комиссия эшли. Үз вакытында мәктәп җитәкчеләреннән якын туганнарының эше белән бәйле 16 гариза каралды.

Иң мөһим күрсәткечне билгеләп үтәргә телим: 2025–2026 уку елы дәвамында комиссиягә мәнфәгатьләр каршылыгы чыгу турында бернинди гариза теркәлмәде. Бу — кадрлар политикасының дөрес корылуын, кисәтү чараларының нәтиҗәле эшләвен һәм җитәкчеләрнең рөхсәт ителгән чикләрне ачык аңлавын күрсәтә.

Педагогларның һөнәри этикасы һәм яңа кануннар

— Ләкин профилактика — ул тыюлар гына түгел, ә җитәкчеләрнең хокукый белемен даими күтәрү дә бит?

Раниза Шакирова: Әлбәттә. Профилактика — безнең төп коралыбыз. 2019 елда ук район мәктәпләре педагогларның һөнәри этикасының модель кодексын кабул итте. Анда ачык итеп язылган: педагог үз үрнәгендә намуслылык, гаделлек һәм һәркемгә тигез караш күрсәтергә бурычлы.

Бүгенге көндә без федераль үзгәрешләрне игътибар белән күзәтеп барабыз. 2026 елның февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша РФ Мәгариф министрлыгының яңа методик хатлары килгәч (һөнәри этика нормалары һәм бәхәсләрне җайга салу комиссияләре эше турында), без аларны архивка салып куймадык. 26 февральдә белем бирү оешмаларының барлык җитәкчеләре бу документлар белән шәхсән, имза куеп танышты.

Законга кергән яңа таләпләр буенча да системалы эш алып барыла. Әйтик, Дәүләт хезмәткәрләренең һәм җитәкчеләрнең керемнәре һәм мөлкәте турында мәгълүмат бирү тәртибен үзгәрткән № 505-ФЗ Федераль законы үз көченә кергәч, 2026 елның 25 мартында мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре яңа таләпләр белән шулай ук имза куеп таныштырылды.

Санлы система

— Раниза ханым, әти-әниләр көн дә очраша торган мәсьәләләргә күчик: балаларны тукландыру, бакчага һәм мәктәпкә кабул итү. Бу өлкәләрдә коррупция куркынычы традицион рәвештә югары санала. Актаныш районында бу куркыныч ничек минимумга төшерелде?

Раниза Шакирова: Беренчедән, ашау-эчү мәсьәләсе. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында кайнар аш өчен түләү һәм шәхси счетларны тулыландыру тулысынча санлы системага — «Аксиома» платформасына күчерелде. Нинди дә булса кулда акча җыю яки әти-әниләр комитетында «күләгәле» җыемнар турында сүз дә була алмый. Бөтен нәрсә ачык һәм контрольдә.

Мәктәпкә һәм балалар бакчасына кабул итүгә келгәндә — монда каты территориаль принцип һәм расланган административ регламент эшли. Нинди дә булса «махсус» исемлекләр яки читләтеп узу юллары физик яктан мөмкин түгел. Моңа өстәп, Мәгариф идарәсенең рәсми сайтында даими рәвештә «кайнар линия» телефоны эшли. Теләсә кайсы әти-әни 1 нче һәм 10 нчы сыйныфка кабул итү кагыйдәләре буенча консультация ала ала.

 Бүләкләр һәм законсыз басымнарсыз эшчәнлек

— Ә укытучыларга бүләкләр бирү һәм җитәкчеләргә нинди дә булса басым ясарга тырышу очраклары теркәлгәне бармы?

Раниза Шакирова: Моның буенча статистика күрсәткечләре ачык. 2025–2026 уку елы дәвамында Мәгариф идарәсенә җитәкчеләрне коррупциячел хокук бозуларга тарту омтылышлары турында бернинди хәбәр итү (уведомление) теркәлмәде. Шулай ук протокол чаралары яки командировкалар белән бәйле бүләкләр алу очраклары да бөтенләй булмады. Коррупциягә карата «нуль чыдамлылык» (нулевая терпимость) культурасы һәр коллектив өчен гадәти нормага әйләнде.

Намуслылык тәрбиясе

— Коррупциягә каршы көрәш — ул тыю гына түгел, ә тәрбия дә. Балаларда намуслылык сыйфатлары ничек формалаша?

Раниза Шакирова: Без намуслылык тәрбияләү балалар бакчасыннан башланырга тиеш дип исәплибез. Актаныш районында өзлексез хокукый мәгълүмат бирү системасы корылган.

Әйтик, Пучы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтү уңышлы оештырылган — бу педагогик тәҗрибәне без бөтен район күләмендә таратабыз. Мәктәп дәрәҗәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм әхлак темалары «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү», ягъни «Разговоры о важном» дәресләре циклына системалы кертелгән. Мәктәп китапханәләрендә дә даими рәвештә тематик китап күргәзмәләре эшли.

Шулай ук без укучыларның иҗади фикерләвенә зур игътибар бирәбез. Коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләр бәйгесенең муниципаль этабында укучыларыбыз йөзләгән тирән эчтәлекле эш тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләрне һәм призерларны без 9 декабрьдә — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләдек. Бу — балалар өчен бәйге генә түгел, ә үз гражданлык позициясен белдерү чарасы.

Ачык диалог нәтиҗәсе

— Әңгәмә ахырында сөендерә торган сан: 2025–2026 уку елында Мәгариф идарәсенә коррупция куренешләре буенча гражданнардан бернинди шикаять яки мөрәҗәгать килмәгән. Моңа ничек ирешеп була?

Раниза Шакирова: Бу — безнең бөтен педагоглар һәм идарә коллективының даими, системалы һәм ачык хезмәт нәтиҗәсе. Без тыштан сигнал көтеп утырмыйбыз — сайтларга үзебез даими мониторинг ясыйбыз, әти-әниләр, җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән даими диалогта торабыз.

Ришвәтчелеккә каршы сәясәт — бер тапкыр гына үткәрелә торган кампания түгел, ә идарә итү стиле. Белем бирү системасында законлылык, кагыйдәләрне хөрмәт итү һәм үзара ышаныч өстенлек иткәндә, коррупциягә урын калмый.

— Раниза ханым, эчтәлекле һәм ачык әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Актаныш районы Мәгариф идарәсенә киләчәктә дә уңышлар һәм күләгә төшмәслек абруй телибез!


Нет комментариев