Фатир өчен түләү күләме керемнең билгеле бер процентыннан артып китсә, дәүләттән ярдәм алу хокукы булу турында да бөтен кеше дә белми.
Һәм бу аз керемлеләргә генә түгел, ә барчасына да кагыла. Менә ул процентлар:
– күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 13%;
– ялгыз яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен – 18%;
– 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар өчен –16 %;
– калганнар өчен – 20%.
Барлык гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләрне, соңгы ярты елда түләнгән исәпләрне җыеп, районыгызның социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, яки Күпфункцияле үзәккә китерегез.
Әмма шунысын истә тотыгыз: субсидия фатирга түләү буенча бурычлары булмаган кешеләргә генә бирелә. Субсидия күләме төрле җирдә төрлечә, аны катлаулы формула буенча исәпләп чыгаралар.
Нет комментариев