“Актаныш таңнары”на язылучыларны искиткеч күп һәм зур бүләкләр көтә!
Бәйге, конкурслар

“Актаныш таңнары”на язылучыларны искиткеч күп һәм зур бүләкләр көтә!

“Актаныш таңнары” газетасы абунәчеләрен лотерея уенында катнашырга чакыра.

             2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар өчен 2 центнер бодай, 2 кип печән һәм сарык бәрәне инде әзер! Район газетасы укучыларын шулай ук башка кыйммәтле бүләкләр көтә. 
              Бүләк отуның юлы бер- почта бүлекчәләренә барып “Актаныш таңнары”на язылу. Шулай ук хат ташучылар да өегезгә килеп яраткан газетагызга яздыра ала. 
               “Актаныш таңнары”- 90 еллык тарихка ия, район сулышын яктыртучы бердәнбер басма матбугат чарасы. Язылсагыз- мәгълүматлы да, бүләкле дә булырсыз!
               "Актаныш таңнары" газетасына язылу квитанциясен редакциягә китерегез. Адресыбыз: Актаныш авылы, Ленин урамы, 49 йорт.

 


Нет комментариев