Зәй шәһәрендә якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры узды.
Әлеге дәрәҗәле бәйгедә районыбызның яшь көрәшчеләре мактаулы III урынны яулады. Радмир Хаҗиев, Муса Әнвәров, Ренат Садретдинов, Гадел Бәдрәшитов үз үлчәү категорияләрендә бик күпләрне җиңеп күп очко тупладылар.
Нәтиҗәдә Актаныш командасы пьедесталның өченче баскычына күтәрелеп медальләргә һәм башка бүләкләргә лаек булдылар.
Нет комментариев