Актаныш теннисчысы Марат Солтанов Польшада узачак бәйгедә Россия данын яклаячак
Спорт хәбәрләре

Актаныш теннисчысы Марат Солтанов Польшада узачак бәйгедә Россия данын яклаячак

27-31 октябрьдә Оренбург шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән Россиякүләм ярышта Актаныш егете Марат Солтанов Казаннан Динар Юсупов белән парлы беренчелектә уйнап чемпион исеменә лаек булдылар.

Теннисчы егетләр 2-8 ноябрьдә Польшада узачак Халыкара турнирга юллама алдылар.


Нет комментариев