Пленар утырышта республика һәм район җитәкчеләре мәгарифнең киләчәге, проблемалар һәм чишү юллары турында сөйләште.
Бүген Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы узды.Чара «Район мәгарифе – уңыш территориясе: кечкенә адымнардан зур казанышларга таба» дигән очраклы булмаган тема астында оештырылды. Утырышта республика һәм район җитәкчеләре, мәгариф ветераналары, директорлар, укытучылар катнашты.
Россия Мәгариф министрының мөрәҗәгате
Киңәшмә Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцовның видеомөрәҗәгате белән ачылды. Министр мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, бүгенге заманда да укытучының роле аерым икәнен ассызыклады:
«Технологияләр һәм ясалма интеллект үсешенә карамастан, мәктәптә төп кеше булып укытучы кала. Ул укучыларга белемгә эчкерсез кызыксыну, өлкәннәргә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләргә сәләтле.»
Сәхнәгә чакырылган президиум әгъзалары Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ленар Зарипов,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин; Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рүзиля Фаттахова; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Илфак Бариев; Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова; Актаныш муниципаль районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова һәркайсы чыгыш ясап, мәгариф системасының торышы, казанышлар һәм алда торган бурычлар турында фикерләре белән уртаклашты.
Район мәгарифе: саннар һәм фактлар
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова чыгышында район мәгариф системасына тукталды. Ул Актаныш районының мәгариф киңлегенең бердәм инфраструктур модельгә корылганын әйтеп үтте.
Бүгенге көндә бу системага 7 урта гомуми белем бирү мәктәбе; 16 төп гомуми белем бирү мәктәбе; 30 балалар бакчасы; Такталачык махсус интернат-мәктәбе; урта һөнәри белем бирүче технология техникумы керә.
Мәктәпләрдә барлыгы 2701 укучы (үткән уку елында 2827 иде), ә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 985 бала теркәлгән.
Демографик анализда балалар санының системалы рәвештә кимүе күзәтелә. Бу – мәгариф учреждениеләрен саклап калу мәсьәләсенең стратегик әһәмиятен раслый. Соңгы 3 елда 7 башлангыч мәктәп, 4 балалар бакчасы ябылды; 1 мәктәп 9 еллык итеп үзгәртелде. 2026 елда Уразай, Югары Яхшый балалар бакчалары балалар саны кимү сәбәпле үз эшчәнлеген туктатты; Уразай һәм Кәзкәй башлангыч мәктәпләре ябылды.
Мәктәпне саклап калып булырмы?
Раниза Шакирова: «Хөрмәтле җитәкчеләр! Мәктәпне саклау – көндәлек хезмәт һәм алдан уйланылган стратегия таләп итә. Ул янгын сүндерү кебек булырга тиеш түгел, киресенчә – янгынны булдырмый калу чарасы булырга тиеш», дип ассызыклады.
Ул аерым игътибарны Аккүз, Әтәс, Яхшый, Меңнәр, Ямалы, Теләкәй гомуми белем бирү мәктәпләренә юнәлтте: аларда укучылар саны 20дән ким. Бу саннар артында коры статистика гына түгел, ә әлеге җирлекләрдәге мәктәпләрнең функциональ яшәешен саклап калу мәсьәләсе тора.
Икътисади күзлеккә генә таянсаң, бу оешмаларның эшчәнлеген туктату иң кыска юл булып күренергә мөмкин. Әмма район җитәкчелеге бу адымны иң соңгы, мәҗбүри чара буларак кабул итә. Безнең максат – мәктәпләрнең нәтиҗәлелеген, укыту сыйфатын һәм кадрлар белән тәэмин ителешен саклап калу.
Уңыш турыдан-туры белем бирү сыйфатына, җирлек башлыкларының җаваплылыгына, авыл халкының социаль активлыгына бәйле.
Чыгышлар
Киңәшмәдә берничә тематик чыгыш яңгырады. 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология укытучысы Эльвира Вәлиева мәгарифтә заманча технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге штаб начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Нурия Сәлахова хокук бозулар профилактикасы мәсьәләләрен күтәрде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең оперуполномоченые, полиция капитаны Ленар Хәбибуллин «Яшүсмерләр арасында наркотикларга каршы көрәш буенча профилактик чаралар» турында сөйләде. Пучы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Чулпан Сәрвәрова укучыларның рухи-әхлакый тәрбиясе, патриотик юнәлештәге эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Нет комментариев